Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Султанмуратовский сельсовет
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан

Урындагы башлангычларны яклау программасы Чишмә авылында тормышка ашырылачак.

Авыргазы районының Солтанморат авыл биләмәсе урындагы башлангычларны яклау программасында һәр елны актив катнаша.Бу программа авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Шушы отышлы һәм файдалы программага катнашып, Солтанморат авыл биләмәсендә ике зиратның киртәләре яңартылды, авыл мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрелде, Солтанморат Балалар бакчасы- башлангыч мәктәбенең иске тәрәзәләре  евро тәрәзәләргә алмаштырылды,Авыргазы елгасы аша яңа күпер салынды.

Ә агымдагы 2022 -нче елда урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә Солтанморат авыл биләмәсенә караган Чишмә авылында зур проектны тормышка ашырырга җыенабыз. Бу җәһәттән гомүм җыелыш оештырып, алдан уздырылган анкеталар нәтиҗәләренә ярашлы өстенлекле проект билгеләнде.Җыен барышында Чишмә авылы халкы әлеге программага катнашырга теләк белдерде һәм аның чикләрендә авыл зиратын тәртипкә китерү, тирә- ягын рәшәткәләп алу, зират кирәк-яраклары саклана торган өй төзү турында килешенде.Инициатив төркем сайланды.

Җыелышта авыл халкы актив катнашты,үз фикерен белдерде.

Югары балл жыеп,конкурстан үтеп,проектны тормышка ашырырбыз дигән ышынычта калабыз.

 

Солтанморат авыл биләмәсе  башлыгы Лена Зөфәр кызы Мөхәмәдиярова.