Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Султанмуратовский сельсовет
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан

Җиңү көне!!!

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.