Герб

Официальный сайт
Администрации сельского поселения
Султанмуратовский сельсовет
муниципального района Аургазинский район
Республики Башкортостан

Солтанморат авылыннан Фәния Биктаһир кызы Хәсәнова 90 яшьлек юбилеен билгели.

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да – 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Бу көннәрдә авылыбызның хөрмэтле кешесе Фәния Биктаһир кызының да 90 яшьлек күркәм юбилее. Аны котларга Солтанморат авыл совете биләмәсе башлыгы Лена Зөфәр кызы Мөхәмәдиярова килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәниә апа тормыш иптәше Рафаиль абый белән 4 бала тәрбияләп үстерделәр.
Ул  оныкларының уңышларына куанып, оныклары аның белән горурланып яшиләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган Фәниә апаның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле нәнәй. Фәния апа бүгенге көндә дә кул эшләре белән мавыга.

Юбилей көнендә аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.